Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы Алексей Навальныйны ветеранны мыскыл итүдә гаепләде

ТР Ветераннар берлеге президиумы рәисе урынбасары Александр Поляков Алексей Навальныйны Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы мыскыл итүдә гаепләде.

«Мин үзем ветеран, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм, әлбәттә, аның сүзләрен хупламыйм, чөнки бер кешене дә, бигрәк тә шундый ь искиткеч һәм иҗади кешеләрне мыскыл итәргә һәм түбәнсетергә ярамый. Бу сүзләр бөтен Россиягә һәм бөтен Интернет челтәренә  әйтелде. Бу ямьсез күренеш, шуңа күрә без, ветераннар, аның бу гамәлен хупламыйбыз", - дигән Александр Поляков.


Ул шулай ук берлектә ветераннарның бу мәсьәлә буенча аерым сөйләшәчәген һәм бу хакта аның рәисе, генерал-майор Әхәт Юлдашевка җиткерәчәкләрен әйткән. 


Моннан тыш, Алексей Навальныйны гаепләгән ТР ветераннар төбәк җәмәгать оешмасының республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков та ветеранны яклап чыкты. 
Моңа кадәр Алексей Навальный Россиянең Russia Today халыкара мәгълүмати каналында ролик урнаштырган иде. Анда Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүне хуплап,  чыгыш ясаучы танылган кешеләрне ул "хыянәтче" һәм "сатлык холуйлар" дип атады. Алар арасында Бөек Ватан сугышы Игнат Артеменко да чыгыш ясаган. Навальный аны сатлыкҗан дип атаган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса