Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда урам кафеларына эшләргә рөхсәт ителә

11 июньнән башлап Татарстанда кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары эшли башлаячак.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» төбәкнең Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте.

11 июньнән "җәйге веранда һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары террасаларында ачык һавада туклану хезмәтләре күрсәтү, өстәлләр арасында 1,5 метр дистанция саклау шарты белән рөхсәт ителәчәк", - диелгән документта.

Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә тоташтырылырга тиеш, дип ассызыклана карарда.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса