Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Роста партиясенең җирле бүлекчәсе офисы ачылды

Шушы көннәрдә Татарстанда Роста партиясенең Әлмәт территориаль бүлеге офисы ачылды.

Партиянең җирле бүлекчәсен эшмәкәр Вячеслав Миллер җитәкли. Партия активистлары арасында кече һәм урта бизнес вәкилләре булган Лариса Ковальчук, Кирилл Тарасов, Ринат Сабиров, Олег Буянцев һәм Владимир Мокшин да бар. 

Чарада "РОСТА ПАРТИЯСЕ" Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов һәм «Көньяк-көнчыгыш Сәүдә-сәнәгать палатасы» идарәсе рәисе Азат Шәйхетдинов катнашты. 

«Безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Без бу офиста Әлмәт районы эшмәкәрләренең күп кенә проблемаларын хәл итәчәкбез дип ышанам. Мин Роста партиясенә эшмәкәрләргә һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итәргә дип килдем дә", - диде Вячеслав Миллер офисны ачу тантанасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса