Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

IT-технологияләр табигатьне пычратучы предприятиеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк

Татарстанның Digital Superhero онлайн-хакатонының яшь катнашучылары предприятиеләрдән зарарлы матдәләрне табу моделен эшләгән.

Ул дәүләткә экология өлкәсендә закон бозучы заводлар белән нәтиҗәле көрәшү мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында InnoSTage компанияләр төркеме генераль директоры Айдар Гөзәиров сөйләгән. 

"Хакатон кысаларында Экология министрлыгы, ЮХИДИ бүлеге куйган реаль бурычлар хәл ителде", - дип билгеләп үтте Гөзәиров.

Аның сүзләренә караганда, хакатон биременең берсе экологиягә багышланган иде. Аерым алганда, сүз датчиклардан мәгълүмат нигезендә предприятиеләрнең зарарлы ташлауларын эзләү турында барды.

«Без балаларга пычратучы предприятиеләр турындагы мәгълүматлар билгеләүнең математик схемаларын уйлап табарга тәкъдим иттек. ", - дип ассызыклады Гөзәеров.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/06-06-2020/it-tehnologii-pomogut-nayti-predpriyatiya-zagryaznyayuschie-prirodu-5747888

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса