Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит ил архитекторлары Әлмәтне һәм Дала Зәе елгасы тирәсен өйрәнә

Бәйге финалистлары проект өстендә эшли башлады. Россия, Бөекбритания, Германия, Нидерландиядән килүчеләр ике көн дәвамында шәһәр белән танышты.

Дала Зәе елгасын төзекләндерү буенча бәйге финалына Мәскәү компанияләре чыкты. Алар дүрт илнең 12 оешмасын үз эченә ала. Әлмәткә архитекторлар икенче тапкыр килде. Программа буенча беренче көнне алар Дала Зәе елгасы территориясен һәм аңа тоташкан объектларны карады. Беренче тукталыш - шәһәр ипподромы. Биредә бәйгедә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, проектларын урында күзаллый. Әлмәт белән Мәскәү арасындагы климат аермасын исәпкә алырга кирәклекне әйтәләр. Шулай ук финалистлар "Снежинка" ял базасы белән шәһәр мәйданын да өйрәнде. 

Икенче көнне архитекторлар паркларны, шарлавыклы буалар, шәһәр пляҗы һәм туган якны өйрәнү музеен карады. "Кванториум"га җыелып җитәкчелек белән күзаллауларын һәм проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Экология мәсьәләсенә кызыксыну зур. Су янындагы шакшы истән ничек котылырга, территориягә нефть продуктлары янамыймы – белгечләр барысына да игътибар юнәлтте. Әзер проектларны тапшыру вакыты 6 апрельгә билгеләнгән. 23 апрельдә жюри бәйгенең җиңүчесен билгелиячәк.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса