Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырды

ТР Президенты сүзләренчә, чын мәхәббәт кенә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы ата-аналарны һәм аларның балаларын кабул итте, республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республика Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүген Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр", – дип билгеләп үтте Галимова.

"Гаилә институтын ныгытудагы казанышлары һәм балаларны тәрбияләгән өчен “Родительская слава“ ордены, шулай ук “Ана даны – Материнская слава“ медальләре тапшырылды», - дип өстәде ул.

Биш бала тәрбияләп үстергән Балтач районыннан Булат һәм Фирая Зыятдиновлар «Ата-ана Даны» орденына ия булдылар.

«Ана даны – Материнская слава» медальләренә Апас районыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдинова һәм Татьяна Сидорова, Баулы районыннан Елена Козлова, Сарман районыннан Ландыш Нуриева, Тәтеш районыннан Наталья Романова, Азнакай районыннан Гөлнара Фәттахова лаек булдылар. Алар барысы да биш яки алты бала тәрбияли.

Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, чын мәгънәсендә мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса