Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең ишегалды»: беренчесе әзер

Калабызда капиталь ремонттан соң Совет урамы, 125 һәм Сөләйманова урамы, 3 нче йортлар ишегалдын тантаналы ачтылар.

Республика программасы кысаларында биредә 3760 кв. м юл өслеге ремонтланган, 360 кв. м мәйданга асфальт җәелгән, 785 кв. м тротуар зонасы ремонтланган һәм 3465 кв. м га арттырылган. Ишегалдында 19 яңа парковка урыны барлыкка килгән – хәзер андый урыннар 82.

«Безнең ишегалды» программасын «ЛДПР» партиясе исеменнән эшмәкәр Адел Вахитов хуплап кабул иткән. Аның ярдәме белән территориядә балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килгән: биредә яшәүче үсмерләр инде рәхәтләнеп туп куа, ә нәниләр таучык, таган, комлык һәм башка конструкцияләрне «сыный». Төзекләндерү эшләре моның белән тәмамланмаган әле: тиздән биредә яктырту, кече архитектура формалары, эскәмияләр, чүп савытлары, каты көнкүреш калдыклары өчен өсте ябулы урыннар, әйбер элеп киптерү өчен җайланмалар, ял зонасы һәм спорт җиһазлары урнаштырылачак.

Әлмәттә Президент программасы буенча яңартылган беренче ишегалдын ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов белән берлектә ул башкарылган эшләрнең сыйфаты белән танышты, кешеләр белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Ишегалды территориясен төзекләндерүдә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен берничә кешегә ӘМР Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге йортларда яшәүчеләр ишегалларын капиталь ремонтлауда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр, эшнең сыйфатлы башкарылуын билгеләп үттеләр.

- Безнең бурыч - республикабызда барлык ишегалларын тәртипкә китерү. Узган елның языннан бирле без алар буйлап йөрибез, кешеләр белән очрашабыз, аралашабыз, аларның нәрсә күрергә, нәрсәне үзгәртергә теләүләре, нәрсәдән канәгать булмаулары белән кызыксынабыз. Эш бара, - дип ассызыклады Фәрит Хәйруллович. Ахырдан ул нефть башкаласының һәр ишегалды территориясе мөмкин булган кадәр тизрәк яңартылсын иде дигән теләген җиткерде.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Татарстанда барлыгы 1084 объект ремонтланачак, шуларның 52 се Әлмәт районында. Гомумән алганда, программа гамәлгә ашырылачак биш ел эчендә районда 532 ишегалды төзекләндерелергә тиеш: 436 сы шәһәрдә һәм 96 сы авыл җирлекләрендә. Барлык эшләр дә әлмәтлеләрнең теләген исәпкә алып башкарылачак.

Таня ШАМБЕР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса