Быел конкурс ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана
Әлмәттә Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» - «Сияние»VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона турын төшерү бара. Быел бәйге Онлайн режимда узачак.
Барлык иҗади номерлар алдан төшерелә. Конкурсантлар үзләрен бер дубльдән күрсәтергә тиеш иделәр. ⠀
Конкурс программасында Әлмәт муниципаль районыннан "Гармония" халык вокаль ансамбле, "Колокольная Русь", "Дубравушка" халык хоры, шулай ук Таһирә Шәйдуллина, Валерий Саматов һәм Галина Глазунова "Русской женщине" шигыре белән катнаша.