Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы су басу вакытында зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына ярдәм итәргә чакырды

Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә гадәттән тыш хәл булды

«Күрше төбәктә, Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә гадәттән тыш хәл булды. Көчле су басу нәтиҗәсендә дамба җимерелә, 600дән артык йорт су астында кала, шәһәрнең куркыныч зонасында яшәүчеләрне эвакуациялиләр.

 

Без күршеләребезгә килгән бәла-казаларга битараф кала алмыйбыз, шуңа күрә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырырга карар иттек.

 

Ярдәм җыю пункты Яшьләр үзәгендә оештырылган. Безнең һәрберебез үз өлешен кертә һәм авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә ала. 

 

Бу авыр вакытларда, әйдәгез, берләшик һәм Орск халкына ярдәм күрсәтик", - дип язган Тимур Нагуманов.

Кирәкле әйберләр исемлеге:

• җылы юрганнар

• киемнәр (футболкалар, чалбарлар, кофталар, эчке киемнәр) 

• өске киемнәр (хатын-кызлар, ир-атлар, балалар)

• урын-җир әйберләре

• сөлгеләр

• юыну кирәк-яраклары

• балалар әйберләре

• аяк киеме (резин итекләр, галошлар, олылар һәм балалар аяк киеме)

• памперслар

• балалар өчен махсус салфеткалар 

• бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар

• дезинфекцияли торган салфеткалар

• аккумуляторлар, генераторлар 

• шырпы

• шәмнәр

• фонарьлар

• кабызгычлар (зажигалка)

• бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба

• термослар

 

Ашау-эчү:

• консервалар

• тиз әзерләнә торган ботка, доширак һ. б.

• шикәр, тоз

• куертылган һәм коры сөт, сохари

• балалар ризыгы 

• эчәргә яраклы су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса