Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды ачылды

Быел республика программасы кысаларында Совет ур., 125 һәм Сөләйманова ур., 3 йортлары ишегалды территориясе төзекләндерелде.

Биредә юллар ремонтланды, яңа тротуарлар салынды, машина кую урыннары булдырылды. Балалар һәм спорт мәйданчыклары да урнаштырдылар. Эшләр әле дәвам итәчәк: ел ахырына кадәр биредә яктырткычлар, кече архитектура формалары, эскәмияләр, урналар, кер киптерү урыннары, ял итү зонасы һәм спорт җиһазлары булдырылачак.


Ишегалды ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

"Безнең бурыч - Татарстан Республикасы ишегалларын тәртипкә китерү. Узган елның языннан бирле без ишегалды территорияләре буйлап йөрибез, халык белән очрашабыз, аларның теләкләре белән кызыксынабыз. Эш бара. Нефть төбәге башкаласы ишегалларын тиз арада тәртипкә китерелер дип уйлыйм", - диде ул.

Республика программасын тормышка ашыру барышында Әлмәт районында 52 ишегалды яңартылачак. Әлбәттә, эшләр халыкның теләген исәпкә алып башкарыла.


Фәрит Хәйруллович район башлыгы Тимур Нагуманов белән яңартылган ишегалды буйлап узды, халык белән аралашты, борчыган сорауларына җавап та бирде. Әлмәтлеләр яңарыш өчен җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса