Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

23 октябрьдә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» үткәрә.

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сатулар буенча менеджер һәм белгеч, автомобиль йөртүче, кондуктор, автомобиль юучы, тәрбияче, ярдәмче эшче, биналарга хезмәт күрсәтү буенча слесарь, агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, слесарь-электрик, суүткәргеч челтәрләрне караучы, авария-торгызу эшләре слесаре, токарь, инженер һ.б.

Вакансия ярминкәсенә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат алырга, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашырга, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр алырга мөмкин. Шулай ук эш эзләүчеләр мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр турында да белә алачак.

Вакансияләр ярминкәсе Герцен ур., 86 А адресы буенча уза. Белешмәләр өчен телефон: 32-34-95.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса