Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә юллардагы чокырларны ремонтлый башладылар

Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова кушуы буенча юлчылар тиз арада Әминов урамындагы чокырларны ремонтлауга керештеләр.

Минуслы температура шартларында чокырларны ремонтлау махсус асфальт кулланып башкарылган. Хәзер исә һава шартлары кайнар асфальт-бетон катнашмасын кулланырга мөмкинлек бирә, бу башкарылган эшләрнең  нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чокырларны ремонтлаудан тыш, язгы-җәйге чорда автомобиль юлларын ремонтлау буенча комплекслы программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта капиталь ремонт таләп итә торган юллар исемлеге формалаштырыла. 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса