Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне язгы бозның куркыныч булуы турында кисәтәләр

Татарстанда инде 6 кеше язгы боз астына төшеп һәлак булган.

 

Әлмәтнең экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә, язгы бозга чыгу очракларын булдырмау максатында рейд үткәрделәр.

Җылынуга, шулай ук боз структурасының сизелерлек үзгәрүенә  карамастан, халык, сулыкларга чыгып, үз гомерләрен куркыныч астына куюын дәвам итә.

Татарстанда боз астына төшеп 3 кеше һәлак булган. Яз башыннан республикада 6 фаҗигале очрак теркәлгән инде!

Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Балаларга язгы бозның куркынычы турында  аңлатыгыз!

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса