Әлмәттә орган белән киноконцерт залы төзелә
Ул Нефтьчеләр мәйданында төзеләчәк.
Әлмәтлеләр мәдәният объекты урнаштырылачак участокның койма белән әйләндереп алынганлыгын күрделәр. Эшләр инде алып барыла.
Проект нигезендә, бина биш каттан торачак: өч кат җир өсте, цоколь һәм җир асты. Гомуми мәйданы якынча 10 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Киноконцерт залы 882 урынлы симфоник залны, 50 урынлы өч заллы кинотеатрны, 80 кешегә исәпләнгән ресторанны һәм административ-хезмәт бүлмәләрен үз эченә алган күпфункцияле комплекс булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа