Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм чаралары каралган

Сугышчан хәрәкәт инвалидлары социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә: тернәкләндерү үзәкләрендә, комплекслы үзәкләрдә, интернат-йортларда чираттан тыш кабул итү һәм түләүсез социаль хезмәт күрсәтүләргә хокуклы.

Гомумшәһәр киңәшмәсендә мобилизацияләнгән гражданнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Әлмәт районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә өстәмә социаль ярдәм чаралары каралган. Бу хакта социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев хәбәр итте.

Сугышчан хәрәкәт инвалидлары социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә: тернәкләндерү үзәкләрендә, комплекслы үзәкләрдә, интернат-йортларда чираттан тыш кабул итү һәм түләүсез социаль хезмәт күрсәтүләргә хокуклы. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре интернат-йортларга һәм тернәкләндерү үзәкләренә кабул иткәндә өстенлекле хокукка, 18 яшькә кадәрге һәр балага бер тапкыр 20 000 сум түләүгә, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр 2 млн сум түләүгә исәп тота алалар (гаиләнең һәр әгъзасына тигез өлешләрдә).

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатлау пункты эшли. Пункт гражданнарны түләүсез һәм түләүле шартларда реабилитация чаралары белән вакытлыча тәэмин итә. Прокат пунктына Әлмәт районында тернәкләндерү чараларына мохтаҗ теләсә кайсы кеше яки аның туганнары мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса