Әлмәт районында өч йөзенче бала туды
ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан 300 нче бала тууы теркәлгән.
Роман Степанович һәм Лилия Таһировна гаиләсендә 25 февральдә кызлары туган, аңа Дарья дип исем кушканнар, славян версиясе буенча бу «бүләк» дигәнне аңлата.
Бу аларның күптән көтелгән, гаиләләрендә беренче бала икәнен әйттеләр.
Бәхетле әти-әниләргә сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм «Татар милли ашлары» истәлек китабын тапшырдылар.
Фото: ЗАГС
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа