Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

ТР рәисе указы белән сигез әлмәтле республика бүләкләренә лаек булды

Бүләкләү тантанасын ТР премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Югары Акташ авыл башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Русаева Надежда Николаевнага тапшырылды.

Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале биш бала анасы, «Луч» телекомпаниясе «Яңалыклар» мәгълүмат хезмәте мөхәррире Ногманова Рәдифә Мәүлет кызына тапшырылды.

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале Хезмәт ветераны Лисина Лидия Савельевнага тапшырылды.

«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медален нефть сәнәгате ветераны Сираев Руслан Сөләйман улына тапшырдылар.

«Әлмәт-Водоканал» акционерлык җәмгыяте канализация чистарту корылмалары участогының канализация җайланмаларын ремонтлаучы-слесарь Шәрипов Рәфыйк Илдар улына «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеме Хезмәт ветераны, «иҗат берлеге – Татарстан республикасы журналистлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Чернышев Анатолий Петровичка бирелде.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Опека» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Әлмәт муниципаль районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Абдуллина Лилия Рәис кызына «Татарстан республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«ТаграС-ТрансСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Әлмәт УТТ-3» автотранспорт цехы автомобилен йөртүчесе Стеняшин Александр Васильевичка «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса