Әфганстан геройларының батырлыгына 36 ел тула
1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланды.
Хәрби конфликт 9 ел һәм 51 көн дәвам итте.
15 февральдә 10:30 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең хәтер мәйданында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган митинг узачак. Ветераннарны, җәмәгать эшлеклеләрен һәм шәһәр халкын тынычлык һәм иминлек өчен үз гомерләрен биргән геройларны искә алырга чакырабыз.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа