Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында хакимият вәкилләре белән очрашулар дәвам итә

2024 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар.

 Миңлебай авыл җирлегендә очрашу узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Әлмәт прокуроры Илдар Исмәгыйлев, депутатлар, шулай ук шәһәр, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

2024 елда башкарылган эшләр турындагы хисап белән Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов чыгыш ясады. Доклад Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Илдар Рәхимов ассызыклаганча, Ватанны Саклаучыларга багышланган елда ветераннар турында кайгырту һәм тарихи хәтерне саклау аеруча мөһим. Миңлебай авыл җирлеге-Миңлебай авылы һәм станциясе, 2025 елның 1 гыйнварына 717 йорт хуҗалыгы исәпләнә, шул исәптән бер күп фатирлы йорт. Җирлектә ике ФАП, авыл мәдәният йорты, күпфункцияле үзәк, ике китапханә, почта бүлекчәсе, ике мәчет һәм биш кибет эшли. Балалар «Шатлык» һәм «Кояшкай» балалар бакчаларына йөриләр, мәгариф учреждениеләрендә 140тан артык укучы белем ала.

Авыл җирлеге эшчәнлегендә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Җирле халык беренчеләрдән булып сугышчылар өчен маскировка челтәрләрен үрә башлады, 500 данәдән артык җитештерде.

Җирлек башлыгы Илдар Рәхимов авылдашларына һәм депутатларга барлык мәсьәләләрне оператив хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде. Җирлек депутатлары авыл тормышын яхшыртуда актив катнашалар. Аларның ярдәме белән берничә мөһим инициатива тормышка ашырылды: бистә эчендәге юллардан кар җыештыру оештырылды, ике мәктәп укытучыларының Алабугага экскурсиягә баруы тәэмин ителде, Миңлебай станциясе мәчете территориясен төзекләндерүгә һәм мәктәпнең эвакуация ишеген алыштыруга финанс ярдәме күрсәтелде, шулай ук җирлектә төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен махсус техника бирелде. Авылларда урамнарны яктырту буенча даими эш алып барыла. Исәпкә алу узеллары һәм вакыт релесы куелды, бер елда 78 яктырткыч алыштырылды, шул исәптән 35е — торак-коммуналь хуҗалык хисабына һәм өстәмә рәвештә 7 яктырткыч куелды. Догазификация программасы ярдәмендә 4 яңа йортка газ кертелде. Республика программасы буенча  юллар салу эшләре башкарылды: Миңлебай авылының Речная урамы буенча 180 метр һәм станциянең Урман урамы буенча 1018 метр.  

2014 елдан авыл җирлеге гражданнарга үзара салым программасында катнаша. Быел җыелган акчаларга һәм җирле бюджеттан дотацияләргә Миңлебай авылында Речная (780 м) һәм Миңлебай станциясендә Ф.Кәрими (450 м) урамнарына асфальт салынды, эшләрнең гомуми суммасы 6 млн 894 мең сум тәшкил итте. Элегрәк үзара салым акчасына күперләр ремонтланган, урамнар яктыртылган, зират төзекләндерелгән, вак таш җәелгән һәм юлларга асфальт җәелгән. 2025 елда үзара салым һәм республика бюджеты хисабына ике торак пунктта да юлларга асфальт җәю планлаштырылган.

Чыгышын тәмамлап, җирлек башлыгы шәһәр һәм район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, юл төзүчеләргә, депутатларга һәм актив кешеләргә халыкның тормышын яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, барысы да гомуми иминлек өчен эшләнә һәм кече Ватаныбыз тормышында актив катнашырга чакырды.

Очрашуда шәһәр прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, янгынга каршы хезмәт, Әлмәт урманчылыгы һәм ветеринария берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрифиев катнашучыларны районның икътисади күрсәткечләре һәм 2024 ел йомгаклары буенча авыл җирлекләрендәге эшләр белән таныштырды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Миңлебай авыл җирлеге эшчәнлеген югары бәяләде, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге өстенлекле бурычларның халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелүен билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова авыл халкына ярдәмчел, кече Ватанны яратулары, уртак тырыш хезмәтләре һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Халык җыенында боҗра чишелешенә кадәрге юлны ремонтлау, күпфатирлы йортны капиталь ремонт планына кертү, медпунктка янкорма төзү һәм башка мәсьәләләрне күтәрделәр. Шулай ук сөт, ит һәм яшелчә продукциясен сату мәсьәләләре дә каралды. Башкарма комитет җитәкчесе кушуы буенча барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм эшкә алынды. 

Җыен актив кешеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса