Әлмәт яшүсмере Мәскәү метросында поезд машинисты булды
Малайның хыялын көнчыгыш үсеше министрлыгы башлыгы Алексей Чекунков тормышка ашырды.
15 яшьлек Тимур метрополитен белән мавыга. Ул барлык маршрут тармакларын һәм һәр станцияне диярлек белә. Ул метрода транспорт штурвалы артына эләгергә бик теләгән. Бу хакта ул «Теләкләр чыршысы» акциясе хәйриячеләреннән сорый.
Яшүсмер хыялы язылган шарны Алексей Чекунков ала. Министр яшь әлмәтлегә машинист кабинасында сәфәр оештыра. Тимурга экскурсия уздырдылар һәм остазы белән бергә «Ерак Көнчыгыш экспрессы» белән идарә итүне ышанып тапшырдылар. Бу Ерак Көнчыгышның 11 төбәгенә багышланган махсус состав.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа