Әлмәттә чыршыларны законсыз сату урыннары ачыкланды
Хокук бозучылар белән әңгәмәләр үткәрелде һәм беркетмәләр төзелде.
Әлмәттә тикшерү Ленин, Герцен, Җәлил, Геофизик һәм Совет урамнарында урнашкан берничә законсыз чыршы базарын ачыклады.
Хокук бозучылар белән әңгәмәләр үткәрелде һәм беркетмәләр төзелде. Быел чыршылар сату өчен бердәнбер законлы урын — Ленин урамы, 126 йорт янындагы территория. Бу хакта Әлмәт администрациясе хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа