Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү бәясен күтәрәчәкләр
Пассажирларга 40 сум түләргә туры киләчәк.
Әлмәт һәм Түбән Кама җәмәгать транспортында йөрүнең яңа тарифлары 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, суммаларны яңадан карау шәһәрләрнең транспорт системасын алга таба үстерү, шулай ук халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәркем файдалана алырлык, куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыру өчен кирәк булган. Тарифлар билгеләү турында гариза белән башкарма комитет вәкилләре мөрәҗәгать итә. Түбән Камада бер тапкыр кулланыла торган билет бәясе 50 сум дип белдерелгән, Әлмәттә – 40 сум. Тәкъдим ителгән документларга үткәрелгән экспертизадан соң дәүләт комитеты тарифларны яңадан карау турында карар кабул итте.
«Тарифларны исәпләгәндә автотранспортка техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга нигезләнгән чыгымнар, ягулык – майлау материалларына, хезмәткә түләү чыгымнары һәм предприятиеләрнең башка чыгымнары исәпкә алынды», - дип ачыклык кертә белгечләр.
1 гыйнвардан Әлмәт шәһәрләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе 40 сум тәшкил итәчәк. Юл йөрү өчен проездной сатып алганда бер сәфәрнең бәясе – 30 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа