Әлмәтне инвестицияләр буенча иң яхшысы дип таныдылар
Шәһәр «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстан республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңү яулады.
Әлмәт муниципаль районы «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстан республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге» конкурсында җиңү яулады, дип хәбәр итә Әлмәт администрациясе.
«2024 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан республикасының төп капиталына инвестицияләр күләме 845,3 млрд сум тәшкил итте – бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк. Инвестицияләр күләме, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, 706,4 млрд сумга җитте», - дип билгеләп үтте ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа