Әлмәт балалары бушлай Яңа ел бүләкләре алачак
Хәзерге вакытта татлы бүләкләрне әзерләү буенча актив эш алып барыла.
Быел район хакимиятеннән 36 мең яшь әлмәтле татлы бүләкләр алачак.
23 декабрьдән муниципаль балалар бакчаларына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм муниципаль, дәүләт гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 1-8 сыйныф укучылары татлы бүләкләр ала алачак. Яңа ел ризыклары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә биреләчәк.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа