Махсус хәрби операциягә Әлмәттән мобилизацияләнгәннәрнең балалары кышкы каникул вакытында сәламәтләндерү ялына китә алачак
Кышкы каникул вакытында сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның 100 гә якын баласы алачак.
Смена 2-8 гыйнвар көннәрендә узачак. Бу ял төрен 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар ала ала. Путевка алырга теләүчеләргә Яшьләр үзәгенә (Ленин урамы, 21, 35 нче кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән электрон документлар: әни кешенең паспорты (фото+прописка), әни кешенең ИНН һәм СНИЛСы, туу турында таныклык яки баланың паспорты, баланың атасын мобилизацияләү турында белешмә булырга тиеш. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 45-49-46.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа