Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә пиротехника өчен мәйданчыклар билгеләделәр

Шәһәрдә моның өчен биш мәйданчык бүленгән.

Пиротехника куллану мәйданчыкларын Әлмәттә террорчылыкка каршы комиссия утырышында атадылар. Бу хакта Әлмәт администрациясе хәбәр итә. 2024 елның 25 декабреннән республикада янгынга каршы режим гамәлдә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшләре һәм профилактика бүлеге начальнигы Равил Хөсәенов хәбәр итте.

Режим 2025 елның 8 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Указ пиротехниканы махсус билгеләнгән урыннардан читтә куллануны тыя. Әлмәттә моның өчен биш мәйданчык бүлеп бирелгән:

- «Юбилейный» стадионы артындагы футбол кыры янындагы стоянка;

- Шәһәр күле (бозның калынлыгы 10 см дан артыграк булганда);

- Экстрим-парк территориясе;

- Гафиятуллин һәм Әминов урамнары киселешендәге мәйданчык;

- Ленин һәм Әминов урамнары киселешендәге мәйданчык.

Моннан тыш, районның торак пунктларында тагын 54 мәйданчык җиһазландырылган. Утырыш азагында Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова җаваплы хезмәтләр җитәкчеләрен шәһәр һәм районның барлык объектларында уяулыкны тәэмин итәргә һәм тәкъдимнәрне төгәл үтәргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса