Әлмәт башкарма комитеты башлыгы балаларның хыялларын тормышка ашырачак
Гүзәл Хәбетдинова хәйрия акциясендә катнаша.
Дүрт баланың хыялын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова тормышка ашырачак. Ул «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаша. 13 яшьлек Ратмир өчен башкарма комитет җитәкчесе чыбыксыз наушниклар алачак. Ә апалы-сеңелле Марина белән Ангелина мигалкалы төнге яктырткыч һәм тимераяклар алачаклар.
Ә идарә пульты белщн машина җиде яшьлек Богданга эләгәчәк. Бу хакта җирле администрация матбугат хезмәте хәбәр итә. Теләкләр чыршысы администрация бинасында урнашкан. Һәркем открытка сайлый һәм катлаулы тормыш шартларына эләккән балаларның хыялын тормышка ашыра ала.
Акциядә 100дән артык әлмәтле катнашты, дип билгеләп үтә хакимият вәкилләре.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа