Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу узды

Катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Туган якны өйрәнү музеенда  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Каюмов ветераннарны Ватан Геройлары көне белән котлады.Очрашу ачык әңгәмә форматында узды, чәй эчкәндә ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар. Фикер алышуның төп мәсьәләсе федераль һәм төбәк акчалата түләүләр, шулай ук ветераннар өчен социаль гарантияләр булды.

Күтәрелгән мәсьәләләрнең кайберләре турыдан-туры Айдар Каюмов белән хәл ителде. Очрашуда катнашучылар Әлмәттә филиалы актив эшләүче «Ватанны саклаучылар» фондына рәхмәт белдерделәр.

Ветераннарның берсе: «Фонд күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә, катлаулы хәлләрне ачыкларга ярдәм итә. Моның өчен аерым рәхмәт!» дип белдерде. 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса