Әлмәт республика бәйгесендә төзекләндерү буенча 3 нче урынны яулады
Бүләкне Татарстан республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тапшырдылар.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков хәбәр иткәнчә, быел республика конкурсында Әлмәт Татарстанда иң төзек өчлеккә кергән.
Торак пунктларны ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә чисталык, тулаем инфраструктураның торышы, яшелләндерү темплары һәм башкалар буенча бәяләделәр.
Айнур Рәсим улы шәһәр хезмәтләренә һәм барлык халыкка Әлмәт үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа