Әлмәттә яшәүче 108 бала өчен сәламәтләндерү лагеренда бушлай ял оештырылды
Сүз гаиләләре авыр тормыш хәлендә калган балалар турында бара.
Әлмәттә 108 баланы «Берсут» лагерына ял итәргә озаттылар. Бу гаиләләре авыр тормыш хәлендә булган балалар. Смена 10-27 декабрьдә узачак, дип ачыклык кертә җирле администрация вәкилләре. Бу категориядәге балалар өчен сәламәтләндерү лагеренда ял итү бушлай, дип билгеләп үтелә.
«Мондый мөмкинлек ярдәмендә балалар актив рәвештә вакыт үткәрәчәк. Шулай ук киләчәктә кирәк булачак файдалы күнекмәләрне ныгыта. Аларны яшьтәшләре белән яңа танышулар, кызыклы ял һәм кызыклы программалар көтә»,-ди Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа