Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары рәхмәт хатлары алдылар
Алар маскировка ятьмәләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар һәм солдатларга җылы оекбашлар бәйлиләр.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова Ватан Геройлары көнендә махсус хәрби операция сугышчыларының әниләренә һәм хатыннарына рәхмәт хатлары тапшырды. Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу хатын-кызлар, чын тыл сугышчылары буларак, маскировка ятьмәләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар һәм солдатларга җылы оекбашлар бәйлиләр.
Шулай ук бу көнне Әлмәтнең 50 яшь кешесе юнармия сафларына керде. Яшүсмерләр ант кабул иттеләр һәм һәрвакыт үз Ватанына һәм Яшь армия туганлыгына тугры булырга ант иттеләр. Яшь армиячеләргә сәламләү сүзе белән Гүзәл Хәбетдинова һәм район хәрби комиссары Рәдиф Камалиев мөрәҗәгать итте.
«Ватан геройлары яшь буынга үрнәк булып тора. Бүген яшь армиячеләр сафына кергәндә ант итәчәкләр. Бу мөһим һәм әһәмиятле вакыйга аларның хәтерендә һәм йөрәкләрендә гомер буе сакланачак», - диде Гүзәл Хәбетдинова.
«Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройларны искә алу, патриот һәм Россиянең лаеклы гражданы булу — яшь армияче антындагы бу сүзләр балаларның девизына әверелә, ул бүген, Ватан Геройлары көнендә, аерым мәгънәгә ия була», — диде хәрби комиссар.
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа