Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар гына чыдасын

Көз һәм кыш айларында федераль һәм муниципаль юлларны карап тоту өчен чаралар планы гамәлдә.

 

1 декабрьгә кадәр барлык техника кышкы чорда эшләргә әзер булырга тиеш. Бу уңайдан шәһәр юллар идарәсе күптән хәстәрен күреп, юлларга сибә торган реагентларны 5000 тонна күләмендә туплап куйган иде инде. 39 берәмлек техника да тулысы белән шәһәр урамнарындагы юлларны кардан, боздан чистартырга әзер тора икән. Бу турыда чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр юллар идарәсе җитәкчесе Рафис Сафиуллин үзе дә хәбәр итте. Әлегә карның әсәре дә юк, киресенчә, көне-төне яңгыр ява. Шулай да кышкы чорга аяк басканда һава торышы йөзгә үзгәрергә мөмкин.

Җәйге-көзге чорда ремонтланган юллар да нәкъ менә кышкы чорда сынала. Шәһәр юллар идарәсе тарафыннан быел районда 17 километрлап озынлыкта юллар ремонтланган. Халык бик үтенә торгач, ниһаять, Карьерная, Нәүрүз, Л. Садыйкова урамнарындагы юллар да тәртипкә китерелде. Урсалыдагы Горная, Дуслык микрорайонындагы Биләр урамында һәм Ямаштагы Школьная урамында да юллар шомарды. Балакина һәм Чернышевский урамнарындагы юлларга исә тулысы белән капремонт ясалды. Аның ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкарылганын киләсе елда күрербез инде анысы.

Кайбер участокларга быел асфальт җитмәсә дә, вак таш кына булса да җәелде. Мисал өчен, әлеге чара Түбән Мактамадагы Дангарян, Халыклар Дуслыгы, Шакирҗанов, Җиңүнең 70 еллыгы, Ш. Надыров урамнарында тормышка ашырылды. Шушындый ук вак таш Урсалыдагы Сказочная, Кырлай, Хезмәт ветераннары, Кленовая, Весенняя һәм Колшәрипнең Тынычлык урамнарындагы юлларга да таратылды.

Авыл җирлекләрендәге юлларны да онытмадылар, ниһаять, Рус Акташы, Сиренькино, Миңлебай, Аппак, Кичү торак пунктларындагы юллар да төзекләндерелде, дип хәбәр итте Рафис Сафиуллин.

Моннан тыш шәһәр юллар идарәсенә Әлмәт урамнарын яшелләндерү һәм чәчәк клумбалары белән бизәү эше дә йөкләтелгән. Әлмәтлеләр күзәтүе буенча шәһәр биләмәләрендә әллә нинди гаҗәпләнерлек чәчәк түтәлләре барлыкка килмәсә дә, быел язгы-җәйге чорда предприятие теплицасында 163 938 бәрхет гөле, петуния һәм цинерарий рассадасы үстергән булганнар. Бу уңайдан рассаданы сатуга кую турында да сүз барды, тик иң беренче чиратта чәчәкләрне төрлеләндерергә һәм дизайнны заманча яңартырга кирәклеген искә төшереп узу артык булмастыр, чөнки акча эшләү – бер нәрсә, ә предприятиенең төп вазифасы – шәһәр бизәлеше икәнен онытып җибәрергә ярамый. Һәрхәлдә, бу әлмәтлеләрнең тәкъдимнәре. Шәһәр юллар идарәсенең асфальт-бетон эшләп чыгара торган үз заводы бар икәнен белмәгән кеше юктыр. Биредә әле юл билгеләре җитештерү дә җайга салынган. Җитештерелгән продукциянең күләме сыйфатына туры килгән очракта юлларда яз башыннан алып кыш башына кадәр уздырыла торган чокыр ремонты да сыйфатлы булырга тиештер, әлбәттә. Шулай булыр да, дип ышанып каласы килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса