Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ышанычлы тыл Җиңүне якынайта

Махсу хәрби операция зонасында булган якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү эше тотрыклы рәвештә дәвам итә.

Волонтерлар штабларына яңадан-яңа фидакарьләр килеп кушылуы шулай ук зур бер әһәмияткә ия. Солдатларга ярдәм күрсәтү кебек изге гамәлнең төрле яшьтәге әлмәтлеләрне берләштерүе үзенә күрә куанычлы күренеш. Мисал өчен, «Ышанычлы тыл» штабындагы иң яшь волонтерга бары 9 яшь кенә.

Шуны әйтергә кирәк, әлеге штаб мәктәп укучыларын, студентларны, хәрбиләрнең әти-әниләрен, хатыннарын бергә туплаган. Аларның уртак тырышлыгы белән каһарманнарыбыз өчен окоп шәмнәре ясала, маскировка челтәрләре үрелә. Биредә солдатларга хатлар да язалар, җыелышып токмач та кисәләр, төрле тәм-томнар да пешерәләр. Моннан тыш төрле патриотик чараларны да бик еш, бик оешкан төстә уздырып торалар икән.

Волонтерлар тырышлыгы белән җитештерелгән әйберләр, азык-төлек кирәкле күләмдә туплангач, ике айга бер мәртәбә гуманитар йөк тартмаларга тутырылып, МХО зонасына озатыла. Волонтерларга килеп кушылырга теләге булганнарны бүген Девонская урамы, 89 нчы йорт адресы буенча урнашкан штабта бик көтәләр.

Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик шатланып кабул итәбез. Алда безне зур эшләр көтә солдатларга  окоп шәмнәре, маскировка челтәрләрен тиз арада һәм күпләп әзерләп җибәрергә кирәк, ди волонтерлар.

Көзге суыклар башланган чорда солдатларыбыз җылы кием-салым, җылыткыч җиһазларга, медикаментларга мохтаҗ. Туган җирләреннән хәстәрләп җибәрелгән азык-төлекне, үлән чәйләрен дә зарыгып көтәләр алар. Бу уңайдан авыл җирлекләре исемле посылкалар әзерләү эшен дәвам итәләр. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса