Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр үрнәк күрсәтәләр

Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә җыеннар, үзара салым акчаларын ничек файдалы тоту турында сөйләшүләр бара.

Әлбәттә, халыктан җыелган сумнарга хөкүмәтебез биргәннәрне дә өстәгәч, шактый гына зур эшләр башкару мөмкинлеге арта. Ләкин авыл җирлекләрендә артык күзгә бәрелми, әмма аларсыз да булмый торган «вак-төяк» эшләр аз түгел. Нинди генә эшкә тотынсаң да, аны белеп, яратып, күңел биреп эшләрлек кешеләр кирәк. Бу яктан Кичүчат авылы халкы бары мактауга лаек. Дөнья булгач, төрле вакыт була. Ләкин авыл җирлегендә килеп туган катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә вакыты, мөмкинлеге булган авылдашлар күмәкләп эшли беләләр. Бүгенге катлаулы заманда кушканны, сораганны эшләүләре дә начар түгел. Авылда гадәттә суүткәргеч системасы бик еш төзәтү-ремонт таләп итә. Монда инде авыл җирлеге башлыгы ялгызы гына берни дә эшли алмый.

Әмма авылдагы чисталык, тәртип, аның матурлыгы, төзеклеге өчен һәркем үзен җаваплы итеп тойса, эшләү дә, яшәү дә күпкә мәгънәлерәк була. Сүз дә юк, кушканны эшләүчеләр җитәрлек. Ләкин арада кушканны көтмичә, үзләре белеп, авыл өчен үз өлешләрен кертүчеләр дә юк түгел.

Кичүчат авылының үзәгендә, мәчет каршында, Таһир абый капка төбендә чишмә ага. Үз вакытында аны нефтьчеләр төзекләндереп, матурлап эшләгәннәр иде. Ләкин һәрнәрсәне карап, яңартып торырга кирәк. Шушы көннәрдә авылның бер төркем яшьләре «Таһир абый чишмәсен» яңарттылар. Алия Чегановага, иптәше Ралифка, буяу материаллары белән булышкан Айнур Гатинга, Илшат Заһировларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларның эшләгән гамәле күпләргә үрнәк булып тора. Шундый изге эшләр авылны яшәртә дә, яшәтә дә.

Равил Шәйхетдинов,

Кичүчат авыл җирлеге башлыгы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса