Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт хәрбиләренә «Батырлык өчен» һәм Суворов медальләре тапшырылды

Бүләкләрне Тимур Нагуманов тапшырды.

Әлмәттә районның өченче сессиясендә махсус операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

«Батырлык өчен» һәм Суворов медальләрен хәрби хезмәткәрләргә район башлыгы Тимур Нагуманов бүләк итте, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Сугышчылар бүләкләрне хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен алдылар.

— Илебез мәнфәгатьләрен батырларча яклаганыгыз өчен сезнең алда баш иябез, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы катнашучыларга, геройларга бүләкләрне шәхсән тапшыру аның өчен зур мәртәбә булуын ассызыклап.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса