Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан контракт хезмәтенә җыю буенча лидерларның берсе булды

Татарстаннан контракт буенча башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең 40% ка якыны китә.

Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында «Батыр» үзәге башлыгы Владислав Кузнецов сөйләде. Аның сүзләренчә, көн саен «Батыр» контракт хезмәтенә сайлап алу үзәгенә оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче 50ләп кеше килә.

«Билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә стимул булып эре түләү дә, рәсмиләштерү уңайлылыгы да тора, шуңа күрә кешеләр безгә килә. Башка субъектларда яшәүчеләргә без киткәнче торак һәм өч тапкыр туклану бирәбез. Процент нисбәтендә Татарстаннан республикада яшәүчеләрнең 60% ы һәм башка регионнарда яшәүчеләрнең 40% ы китә», - диде ул. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда бөтен ил буенча иң зур түләүләрнең берсе. Сентябрь башында РФ оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде. Хәзер ул 2 миллион сум тәшкил итә. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы махсус хәрби операция  сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанга контрактны имзаларга башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән ватандашларыбыз килә. Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрдән тора: Татарстаннан-1,3 млн сум; РФ Оборона министрлыгыннан-400 мең сум; ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр. Сугышчылар акчалата тәэмин ителеш ала-аена 210 мең сумнан башлана. Татарстанда контрактчыларны яхшыртылган кием-салым белән киендерәләр, анда  сугышчыларның теләкләре исәпкә алынган. Татарстанда контракт төзүченең хәрби часть һәм белгечлек сайлау мөмкинлеге бар.

Контрактны имзалаганнан соң сугышчылар шунда ук бер тапкыр бирелә торган түләү, кием-салым, кирәкле әйберләр һәм медикаментлар комплекты ала. Махсус хәрби операция зонасына озатыр алдыннан хәрби хезмәткәрләр хәрби көйләү уза. Укулар Татарстанда һәм Самара өлкәсендә махсус полигоннарда уза. РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк  heroes-tatarstan.ru сайтында белә аласыз.  РФ Оборона министрлыгы белән контрактны республиканың теләсә кайсы шәһәрендә яки районында төзергә мөмкин. Моның өчен заявканы 8 (800) 222-59-00 (Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен) телефоннары буенча калдырырга, хәрби комиссариатка яисә сайлап алу пунктына килергә кирәк.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/glava-centra-batyr-so-vsei-rossii-edut-zaklyucat-kontrakt-v-tatarstan-5958393

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса