Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәткә лаек Кәримовлар

Җәмил – Фәния, Фәния – Җәмил. Бу ике исемне берсеннән башка икенчесен ишетүе дә кыен да, гаҗәп тә. Чөнки алар гел бергә, бербөтен Кәримовлар гаиләсе.

 

Мәмәт авылында туып-үскән Фәния һәм Кичүчат егете Җәмил бер-берсен табып, яратышып, 1993 елда гаилә корып бергә яши башлыйлар. Җәмил нефть сәнәгате өлкәсендә, Фәния исә Кичүчат авылында фельдшер булып эшли.

Бу тату гаиләдә бер-бер артлы Айзат, Алия, Айнур, Данияр, Динар дөньяга аваз салалар. Шулай итеп, дүрт малай, бер кыз үстерәләр Кәримовлар. Нинди генә эш башкарсалар да, алар гел бергә. Балалар да хезмәтне яратып, кечкенәдән эшләп үсәләр. Бергәләшеп йортлар төзиләр, балалар укыталар. Мәмәт авылында аларның гаиләсе иң тырышы, уңганы, тынычы һәм күпләргә үрнәк. Алар һәрвакыт башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер, күрше-тирә белән бик дус, тату яшиләр.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан билгеләнгән быелгы «Гаилә елы» безнең авылдашларыбыз Кәримовлар гаиләсенә зур шатлык алып килде. Фәния «Ана даны» - «Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Аларның тату гаиләсе бу бүләккә бик тә лаек. Фәния дә, Җәмил дә балаларына дөрес тәрбия биреп, үзләре кебек игелекле, ярдәмчел балалар тәрбиялиләр. Олы уллары Айзат нефть тармагында эшли, бүгенге көндә ике балалары үсеп килә. Кызлары Алия хисапчы, республика конкурсында җиңүче булды. Бүгенгә аларның гаиләсе дә бәби үстерә. Икенче уллары Айнур Әлмәт политехник көллиятендә мастер. Ул укыткан студентлар төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашып җиңү яулыйлар. Ә кечкенәләре Данияр белән Динар әле мәктәп укучылары. Алар да туганнарыннан калышмыйлар, эш белән чыныгып үсәләр.

Без шундый уңган, ярдәмчел, кешелекле авылдашларыбыз булуы белән горурланабыз, алар өчен сөенәбез. Барлык аавылдашлар исеменнән Кәримовлар гаиләсен чын күңелдән шушы дәрәҗәле исем алулары белән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, балалар, оныклар куанычы белән горурланып яшәргә насыйп булсын.

Гүзәл Сафина

Мәмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса