Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләр бәйрәм итте

Республика тарихында гына түгел, ил тарихында мөһим урын тоткан, исеме дөньяга барып ирешкән татар нефте быел үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтте

1 сентябрь көнне шәһәребездә бу уңайдан зур бәйрәм узды.

Бәйрәм чараларында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, нефть тармагы ветераннары һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Республика җитәкчелеге һәм кунаклар үзләренең эш сәфәрен төзекләндерүдән һәм капиталь ремонттан соң куллануга тапшырылган объектларның эшчәнлеге белән танышудан башлап җибәрделәр. Яңа спорт-кинология комплексында булдылар, шәһәр сусаклагычын карап чыктылар. Төзекләндерү эшләре биредә узган елны башланып киткән иде. Бүгенге көндә анда халык өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдырылган, яктырту җайланмалары урнаштырылган, суга төшү өчен уңайлы юллар салынган, яшелләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук инвентарьны, көймәләрне, катамараннарны прокатка бирү пунктларын оештыру һәм җәмәгать туклануы пунктларын ачу өчен шартлар каралган.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисад техникумының тулай торагында да булды. Биредә капиталь ремонт агымдагы елның гыйнварыннан алып августка кадәр дәвам иткән иде. Нәтиҗәдә чит шәһәрләрдән килгән студентлар өчен яшәү шартлары уңай булган 128 урын булдырылып, бинада җәмәгать туклануы һәм кунакчыллык өлкәсендә эш күнекмәләрен яхшырту өчен укыту лабораторияләре һәм остаханәләре ачылды. Татарстан Рәисе Әлмәт җирлегенең елдан-ел төзекләнә, яшәү өчен уңайлы була баруына уңай бәя бирде һәм әлмәтлеләргә имин, матур тормыш теләде. 

Нефтьчеләр көненә багышланган тантаналы чаралар традиция буенча калабызның үзәгендә – Ленин мәйданында узды. Татарстан Рәисе нефтьчеләргә үзенең җылы котлавын җиткерде. Чыгышында ул нефть-газ сәнәгате проектларын гамәлгә ашыру бөтен Россия Федерациясенең фәнни-техник һәм сәнәгать потенциалын үстерүгә ярдәм итүен дә ассызыклап узды һәм нефть тармагының фидакарь хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Нефтьчеләр көнендә, елдагыча, һөнәри бәйге дә узды. Быел үз эшенең иң яхшы белгечләрен 27 юнәлеш буенча ачыкладылар. Финалга чыгучыларның гомуми саны быел инде 410 кешегә җиткән. Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары пешекчеләр, нефть һәм газ чыгару буенча операторлар, скважиналарга җир асты ремонты үткәрү бригадалары, медицина, АЗС хезмәткәрләре, бораулау бригадалары, электромонтерлар һәм башка профильле белгечләр арасында барган кызу ярышларны бик яратып күзәттеләр. Шуны да билгеләп узарга кирәк, быел бәйрәм уңаеннан махсус турнир – атларда көрәш тә оештырылган иде. Гомумән, бәйрәм көнендә Әлмәт таңнан алып кичкә кадәр шау-гөр килеп торды. Дистәләгән мәйданчыкта зурлар өчен дә, балалар өчен дә күңел ачу чаралары оештырылды. Шәһәр паркы, Ленин һәм Нефтьчеләр мәйданнарындагы сәхнәләрдә татар эстрадасының мәшһүр җырчылары белән беррәттән Россия эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясады. Бәйрәм, елдагыча, һәркемгә онытылмас мизгелләр бүләк итте һәм барысында да тирән тәэсир калдырды.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса