Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм әзерләп озату эше дәвам итә

Бүгенге көндә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте волонтерлары берләшеп махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга актив ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Август азакларында махсус хәрби операция зонасына чираттагы гумконвой илтеп тапшырылды. Гуманитар ярдәм сугышчыларның гозерләрен исәпкә алып формалаштырылды. 2 тоннадан артык авырлыктагы гуманитар йөк, шулай ук 4 машина сугышчыларыбызга исән-имин барып җитте. Аннан алдагы сәфәрдә сугышчыларга төзелеш материаллары, генераторлар, йокы капчыклары, маскировка челтәрләре, газ баллоннары, озак вакыт саклана торган ашамлыклар илткәннәр иде.

Август урталарында Әлмәт волонтерлары Курск өлкәсе халкына да гуманитар ярдәм туплап озатты. Әлеге йөк башта Казанга озатылды, аннан инде фуралар Курскига юл алды. Курск халкына гуманитар ярдәм җыю эше әле дә дәвам итә. Зыян күрүчеләр көнкүреш кирәк-яракларына, урын-җир әйберләренә, суга, көнкүреш техникасына, азык-төлеккә мохтаҗ. Ярдәм итәргә теләүчеләр әйберләрен Ленин урамы, 21 нче йорт адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгендәге «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына, 21 нче мәктәп остаханәсенә (Нефтьчеләр урамы, 9 нчы йорт), Белоглазов урамы, 139а йортында урнашкан «Ансар» Хәйрия фондына китерә алалар. Хәрбиләребез һәм Курск халкы өчен бу матди ярдәм генә түгел, ә республикабызның, Әлмәт районының көчен, терәк булуын тою мөмкинлеге дә. Бердәм булыйк, бергә булыйк.

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса