Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы авыл җирлекләре башлыкларына машиналар тапшырылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Тантана Республика көне уңаеннан «Казан Экспо» каршындагы мәйданчыкта узган иде. Җиңүчеләр арасында Әлмәт районы авыл җирлекләре дә булуы аеруча куанычлы. Шул рәвешле Аппак, Елховой, Клементейкино һәм Новотроицк авыл җирлекләре башлыклары яңа машиналы булдылар. Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне кайнар тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады. 

- Барыннан да элек һәрберегезгә катлаулы көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без үз эшебездә һәрвакыт үзебезнең муниципаль берәмлекләргә таянабыз. Әлеге конкурсны уздыру дәверендә без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык. Сез үзегезнең бурычларыгызны тиз һәм сыйфатлы үти алсын өчен, алар урыннарда бик кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашалар. Сугышчыларыбызны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Болар барысы да – ил җитәкчелеге куйган мөһим бурычлар, – дип ассызыклады ТР Рәисе.

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса