Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә кинология комплексы ачылды

Мәйданчыкның исемен әлмәтлеләр тавыш бирү юлы белән сайладылар.

Әлмәттә «Спутник Маэмай» кинология комплексы ачылды. Ул Зарипов проспекты һәм Бигәш урамы киселешендә урнашкан. Комплексның исемен әлмәтлеләр үзләре сайлады. Исемдәге «иярчен» сүзе очраклы түгел – комплексны бизәү өчен космик тематика сайлаганнар: мәйданчыкны бизәүне беренче космонавт этләргә багышлаганнар.

Комплекска килүчеләр һәм аларның йорт хайваннары өчен мастер-класслар һәм лекцияләр әзерләнде, шулай ук активлык оештырылды. Мәйданчыкта «эт» белгечләре: ветеринарлар, грумерлар белән аралашырга мөмкин иде, ә дрессировщиклар тамаша күрсәттеләр. Бай программа йорт хайваннарыннан башка килгән кунаклар өчен дә әзерләнде, шул исәптән 19.00 сәгатьтә мультфильм да күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса