Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә нефтьчеләр арасында һөнәр осталык бәйгесенең финалын ачты

Әлмәттә «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең 54нче һөнәри осталык бәйгесе финалы башланды.

Компаниянең яшь хезмәткәрләре арасындагы ярышларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.

«Нефть тармагы озак еллар республика икътисадының нигезе булды һәм шулай булып кала да. Аның ярдәмендә күп кенә дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, сәнәгатьтә, социаль өлкәдә чиктәш юнәлешләр, республика инфраструктурасы үсеш кичерә. Нефть сәнәгате хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы, тирән белемнәре һәм күнекмәләреннән башка боларның берсен дә гамәлгә ашырып булмас иде. Бүген биредә иң талантлы хезмәткәрләр җыелды һәм үз эшләрен белүен раслады», - дип белдерде республика Рәисе.

Моннан 40 елдан артык элек бәйгедә «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов та катнашкан.

«Әлеге бәйге күптәнге традиция генә түгел, биредә буыннарның алышынуы да чагылыш таба. Инде 54 ел рәттән яшь буынның бездә ярыш дәрте кабызуын күзәтәбез. Нәкъ менә шундый яшьләр «Татнефть»не яңа җиңүләргә алып бара да. Минем өчен бу буш сүзләр генә түгел, чөнки үзем дә 40 елга якын элек һөнәри осталык конкурсында катнаштым һәм анда алган хис-кичерешләрне, алдагы эшкә мотивацияне хәтерлим әле», - диде Маганов.

Бүген бәйгеләр һәм бәйрәм чаралары 14 мәйданчыкта уза. Республика җитәкчесе аларның һәркайсында булды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса