Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән яшь полиция хезмәткәрләре республика көнендә туй үткәрделәр

Яңа гына өйләнешкән ике сержант - патруль-пост хезмәте полиция хезмәткәре Илнар Дәүләтшин һәм оператив дежурный ярдәмчесе Ләйсән Рәхимова.

Эчке эшләр органнарына алар якынча бер вакытта урнашканнар-полициядә 2 елдан артык. Ләйсән белеме буенча юрист. Институтны тәмамлагач, шунда ук полиция кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм дежур частьнең оператив дежурный ярдәмчесе булып урнаша. Шул ук подразделениедә аның сеңлесе Ильвина да хезмәт итә. Илнар, Кораллы Көчләр сафында  хезмәтен тәмамлаганнан соң ук, һөнәр сайлау турында уйламыйча, әтисе полиция майоры Ленар Дәүләтшин эзләре буенча полициягә китә. 2022 елда ул патруль-пост хезмәтендә эшли  башлый.

Яшьләр хезмәттә танышалар һәм шунда ук бер-берсен ошатып, өйләнешергә уйлыйлар.  Кияү белән кәләшне бүлек җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Марат Хөснетдинов, бүлек начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Иван Гаврилов, бүлек начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Вера Субботина, бүлекчә җитәкчеләре, бүлек ветераннары, хезмәттәшләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары котлады. Ветераннар советы рәисе отставкадагы милиция подполковнигы Рәшит Ярмиев туй бүләген тапшырганда булачак гаиләсенә үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте. Ул Ләйсән белән Илнарга һәрвакыт янәшә булуларын, бер-берсен хөрмәт итүләрен теләде. 

Фото: Әлмәт полициясе телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса