Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Контракт төзүчеләргә түләүләр ил буенча алганда Татарстанда иң югарылардан санала

Август ахырына кадәр республикада бер тапкыр бирелә торган ярдәм күләме бер миллион 700 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Моңа республикадан бирелә торган бер миллион биш мең сум, Россия Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум һәм төбәк муниципалитетларыннан 300 мең сумга кадәр ярдәм керә.

  1. елның 1 августыннан Татарстанда контрактка кул куйган мобилизацияләнүчеләр, вакытлы хәрби хезмәттәгеләр, чит ил гражданнары күтәренке түләүләргә исәп тота алалар. МХО сугышчылары булырга теләгән башка илләр гражданнарына аларның үзләре һәм гаилә әгъзалары өчен Россия Федерациясе гражданлыгы һәм ИНН алу мөмкинлеге бар. Потенциаль кандидатларның үзләре белән гадәти эшкә урнашкандагы кебек үк стандарт документлар пакеты булырга тиеш.
  • Паспорт, хәрби билет, ИНН, СНИЛСны алып хәрби комиссариатка 402 нче кабинетка килергә кирәк. Без теркәү, рәсмиләштерү эшләрендә ярдәм итәчәкбез һәм хезмәт итәргә җибәрәчәкбез. Хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум исәбеннән бервакытлы акча түләнә. Ә инде кече яшьтә булмаган яки балигъ булган балалар өчен уку йортларына тизләтелгән керү мөмкинлеге тудырыла, дип сөйләде контракт хезмәтенә сайлап алу пункты инструкторы Владимир Туймедов.

Белгечләр әйтүенә караганда, контракт төзү өчен бер теләк булу гына җитми. Потенциаль хәрбигә берничә фактор комачауларга мөмкин. Мәсәлән, социаль куркыныч авырулары: ВИЧ һәм СПИД, С гепатиты булу һәм Җинаять кодексының билгеле бер маддәләре буенча хөкем ителгәнлек. Алар арасында – балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр, террорчылык, дәүләтнең конституцион төзелешенә һәм куркынычсызлыгына янау белән бәйле җинаятьләр. Процедураны бер көндә үтәргә мөмкин. Чит шәһәрләрдән килүчеләргә юл бәясе, яшәү, туклану өчен түләнә. Хәрби белгечлекне һәм хезмәт итү өчен частьны сайлау мөмкинлеге дә бар. Бер тапкыр бирелә торган түләүне, кием-салымны, кирәкле әйберләрнең тулы комплектын алар контрактка кул куйганнан соң алалар һәм хәрби өйрәнүләргә озатылалар. Исемле батальоннарның берсенә эләгү өчен Казанга барырга кирәкми. Бу турыда якындагы сайлап алу пунктында әйтү дә җитә.

Әле тагын шунысы да бар, хәрби хезмәткә кандидатларны уңышлы тәкъдим итүчеләргә 100 мең сум бирәчәкләр. Бу – ДОСААФ инициативасы, һәм аны шулай ук озайттылар. Программада теләге булган, балигъ яшьтәге һәркем катнаша ала. Түләү РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәр тәкъдим ителгән кандидат өчен башкарыла.

Хәрби хезмәткәр өчен дә, аның гаилә әгъзалары өчен дә сизелерлек ярдәм булачак акчалата түләүләрдән тыш, барлык контрактчылар да, аптечкадан башлап, беренче кирәк-ярак әйберләреннән торган өстәмә ярдәм алалар. Аңа авыртуны баса торган дарулар җыелмасы, стериль бинтлар, яраларны эшкәртү өчен сыеклык, кыскасы, беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган бөтен нәрсә керә.

- Хөкүмәт карары нигезендә МХОга китәчәк контрактчыларыбызга кирәк булачак бөтен нәрсәне сатып алу өчен акча бүлеп бирделәр. Исемлектә частьта бирелмәскә мөмкин булган позицияләрдән 15 исемдәге әйбер бар, алар белән республика тәэмин итә. Иң беренчесе – солдат бөтен нәрсәне сала торган сумка. Аңа һичсүзсез ул «пятиточечник», эчке кием-салым, җәйге обмундирование, йокы капчыгы, герметик капчыклар, каешлар, балаклава, тактик перчаткалар, тезлекләр салачак. Кыскасы, егетләргә хезмәткә өйрәнү урынына килеп җиткәндә кирәк булганның барысы да булачак, - дип сөйләде «Патриот» үзәге директоры урынбасары Александр Расходчиков.

Моннан тыш, контрактчыларга республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Ә сугышчыларның гаиләләре властьларның тулы опекасына алына. Тулырак мәгълүматны 117 (Татарстан Республикасы буенча) һәм 8(800) 222-59-00 (Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен) номерлары буенча шалтыратып белергә була.

Публикация создана при финансовой поддержке Министерства цифрового развития, связи и массовых коммуникаций.

Тимур Туманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса