Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегалларында бәйрәмнәр дәвам итә

Җәй буе калабызда төзү-төзекләндерү эшләре кайнап торды, күп кенә объектларны, шул исәптән юлларны да ремонтлау эшләре әле дә дәвам итә.

«Безнең ишегалды» республика программасы  буенча гына да быел 36 ишегалды заманча үзгәреш кичерде. Ә болай, гомумән алганда, соңгы биш ел эчендә генә дә Әлмәт җирлегендә 300 ләп ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Шушындый матур нәтиҗәләр ясаганда республика программасының чыннан да халык өчен эшләгәнен аңлыйсың. Иң мөһиме – барлык төзелеш эшләре дә шушы микрорайонда яшәүчеләрнең үзләре белән килешенеп, аларның ихтыяҗларыннан чыгып башкарыла.

Төзекләндерелгән биләмәләрдә чиратлап ишегалды бәйрәмнәре уза. Әлеге чаралар барышында төзекләндерү эшләренә үз өлешләрен кертүчеләрне һәм иң актив әлмәтлеләрне бүләкләү дә күптән инде матур традициягә әверелде. Балаларны да онытмыйлар, аларга төрле уеннар, мастер-класслар гына оештырып калмыйлар, татлы ризык, төрле тәм-томнар белән дә сыйлыйлар. Быел беренче сыйныфка барачакларына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр дә тапшырдылар. Алар арасында МХОда катнашучы гаиләләрдән булганнар да бар иде. Йорт алды биләмәләрен тантаналы ачуга багышланган чараларда район җитәкчелеге, социаль хезмәт, җирле үзидарә, предприятиеләрнең вәкилләре, подрядчылар һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашуы да чараларның мөһимлеген дәлилли.  Шуны да өстәп әйтергә кирәк, мондый җылы мохитта узган ишегалды чаралары вакытында халык күршеләре белән дә таныша бит әле. Бер-береңне белеп, йортка кагылышлы проблемаларны бергәләшеп чишкәндә, һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Ишегалларыбыз төзек, матур булсын, олысын да, кечесен дә озак еллар куандырып торсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса