Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә контрактниклар өчен бушлай хәрби әзерлек курслары ачылды

Башка шәһәрләрдән килгән кандидатлар торак белән тәэмин ителә. Әзерлек тәмамланганнан соң һәр курсант аны узу турында сертификат алачак. Курсларга 8-987-007-45-83 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Әлмәттә Россия Саклану министрлыгы белән контракт имзаларга теләүчеләр өчен башлангыч хәрби әзерлек буенча бушлай курслар ачылды. Курслар ДОСААФның җирле бүлеге базасында үткәрелә, дип белдерделәр Әлмәт районы матбугат хезмәтендә.

«Курслар ике юнәлешне (гомуми хәрби әзерлек һәм пилотсыз очу аппаратлары операторлары әзерләү) тәкъдим итә. Программа тактик һәм утлы коралдан ату әзерлеге, беренче медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү өлкәсендә белем һәм күнекмәләрне үз эченә ала», - диелә хәбәрдә.

Башка шәһәрләрдән килгән кандидатлар торак белән тәэмин ителә. Әзерлек тәмамланганнан соң һәр курсант аны узу турында сертификат алачак. Курсларга 8-987-007-45-83 телефоны буенча язылырга мөмкин.

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүләрнең күләмен арттыру Россия Президентының күрсәтелгән чорда махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә элеккеге 195 мең сум урынына 400 мең сум күләмендәге федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса