Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә урам яктырткычлары алыштырыла

Электр үткәргечләренең еш өзелүе, урамнардагы лампочкаларның янып чыгуы халыкка уңайсызлыклар тудыра, ә электр белән эшләүче транспортның озак вакытка туктап калуы, оешма-предприятиеләрнең вакытлыча эшләмәве чыгымнарга китерә.

«Светсервис» МУП бригадалары әлеге проблемаларны мөмкин кадәр тиз арада чишәргә тырышалар. Әле менә күптән түгел халык соравы буенча Фәхретдин урамындагы 46А, 54 нче, Төзүчеләр проспектындагы 39 нчы, Ленин урамындагы 101, 105 нче йортлар ишегалларында янып чыккан лампочкалар яңаларына алыштырдылар. Кронштейннарны һәм яктырткычларны монтажлау һәм чыбыкларны линияләргә тоташтыру Чапаев урамындагы 6 нчы, Чернышевский урамындагы 41, 43 нче йортлар каршында да башкарылды. Урсалы микрорайонындагы Драцкий урамында да эшләр төгәлләнгән.

Август аенда урам яктырткычларын алыштыру буенча масштаблы программаның икенче этабы башланды. Апрельдә тәмамланган беренче этап барышында 3528 яктырткыч алыштырылган булса, хәзер тагын 5444 яктырткычны алыштырасы бар. Эшләр ике ай эчендә тәмамланыр дип көтелә. Параллель рәвештә урамнарны яктырту белән идарә итү шкафларын алыштыру да алып барыла. Тәүлек вакытына карап, утны автомат рәвештә кабызырга һәм сүндерергә мөмкинлек бирә торган 100дән артык яңа шкаф урнаштырылган булган инде булуын.

Моннан тыш, республика программасы буенча районының 11 авыл җирлегендә урамнарны яктырту эшләре алып барыла. Инде 5 авылда эш тәмамланган, калганнарында дәвам итә. Җылыту сезонына да әзерлек эшләре бара. Район халкының җылытуга ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелер, котельныйлар эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыкмас һәм барлык социаль объектларда да кышкы чорда җылы һәм уңайлы булыр дип ышанып каласы килә. Бу уңайдан башкарылган эшләр белән газетабызның алдагы саннарының берсендә укып танышырга мөмкин булачак.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса