Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының ике авылында юлларны ремонтлауга 2,8 млн сум тотылачак

Әлмәт районының Кичүчат һәм Югары Мактама авылларында юллар норматив хәлгә китереләчәк.

Тиешле тендерлар дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.

Югары Мактама авыл җирлегендә автомобиль юлын ремонтлауга 2 млн. сум акча тотылачак, Кичүчат авылы исә 846 мең сум алачак. Финанслау чыганагы булып Татарстан Республикасының үзара салым акчалары һәм җирле бюджет тора. Контракт таләпләренең берсе булып подрядчы белән контракт төзегәннән соң эшләр 20 көн дәвамында башланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса