Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә волонтерларны хөрмәтләделәр

Волонтерлар хәрбиләр өчен гуманитарка әзерлиләр һәм җибәрәләр.

Әлмәт районы Советы сессиясендә волонтерларны рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Алар махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм әзерләүдә катнашалар.

Шәһәребездә берничә волонтер хәрәкәте эшли. Аларның берсе - «Әлмәт швейбаты». Анда даими рәвештә тугыз кеше эшли. Аларның күбесе хатын-кызлар. Шунысы игътибарга лаек, цехка килгәнче күпләр бөтенләй тегә белмәгәннәр.

Ике ел эчендә волонтерлар мобилизацияләнгән полклар һәм подразделениеләр өчен меңләгән заказларны үтәгәннәр.

«Волонтер-тегүчеләр кайвакыт иртәдән кичкә кадәр остаханәдә эшлиләр, үз эшләре өчен бернинди бүләк таләп итмиләр. Барлык кирәкле тукымаларны, материалларны һәм фурнитураны алар битараф булмаган әлмәтлеләрнең хәйрия взносларына сатып ала»,-дип хәбәр итә район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында.

Тимур Нагуманов волонтерлык хәрәкәтенә теләгән һәркем кушыла ала дип билгеләп үтте. Аларга һәрвакыт ярдәм кирәк.

 

Фотолар: t.me/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса