Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юлларны ремонтлауга 343 миллион сум акча тотылачак

Эшчеләр Зифа Балакина урамын тәртипкә китерәләр, чиратта Чернышевский урамы.

Әлмәт һәм районның кайбер урамнары ремонтланачак. Республика казнасыннан һәм җирле, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан эшкә 343 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Хәзер эшләр Зифа Балакина урамында бара. Соңыннан Чернышевский урамында дәвам итәчәкләр.

Район башлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән өстәмә финанслау алуга ирешелде. Бу акчага күп балалы гаиләләрнең микрорайоннарында юлларга вак таш җәеләчәк.

Моннан тыш, авыл җирлекләрендә 10 урамны ремонтлау планлаштырыла. Эшчеләр Балакина, Чернышевский, Ләлә Садыйкова һәм Биләр («Дружба» микрорайоны), карьер (ДСРК), Нәүрүз (ДОСААФ), Урсалыдагы Горная һәм Түбән Мактамадагы Совестная урамнарына асфальт салачаклар. Шулай ук берничә урамда вак таш япмасын яңарту планлаштырыла. Исемлек белән район башлыгының телеграм-каналында танышырга мөмкин.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса